Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Законнарга кертелгән үзгәрешләр ТР муниципаль норматив хокук актлары регистрын электрон рәвештә алып баруны таләп итә
Бу эшне ТР Юстиция министрлыгы оештыра
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокук актлары регистры турында” ТР Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышка әзерләде.
Республикадагы документлар регистры федераль регистрның бер өлеше булып торуы регистрны оештыру һәм алып бару мәсьәләләрен көйләүче республика закон актлары нигезнамәләрен федераль регистрны алып бару һәм регистрдан мәгълүматлар алып бирү тәртибенә куелган таләпләргә туры китерү зарурлыгын китереп чыгара. Әлеге таләпләр Федераль муниципаль норматив хокук актлары регистрын алып бару турында нигезнамә белән билгеләнгән. Әлеге нигезнамәнең 5 пункты нигезендә регистр электрон рәвештә алып барыла.
ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров билгеләп үткәнчә. хәзерге вакытта электрон документлар әйләнеше системасына күчү бара. Бу оешмалар эчендә генә түгел, ведомствоара дәрәҗәдә дә актуаль һәм төрле структураларның бәйләнешен нәтиҗәле итү өчен зарур.
Әлеге закон проектын эшләүгә, РФнең башка субъектларында номатив хокукый актлар регистрын алып бару практикасын исәпкә алып, алда күрсәтелгән шартлар сәбәп булган.
Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, муниципаль регистр электрон рәвештә генә алып барыла. Бу эшне ТР Юстиция министрлыгы оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз