news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Законнар кайда туа?” дигән темага парламент дәресе ТР мәктәпләрендә 28 октябрьдә узачак

Әлеге дәрес укучыларның сәяси культурасын формалаштыруга, гражданинның социаль-сәяси тормыштагы ролен аңлауга, иҗтимагый тормышта актив катнашу күнекмәләрен үстерүгә булышлык итүгә юнәлтелгән

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 28 октябрендә республиканың барлык гомумбелем бирү учреждениеләрендә “Законнар кайда туа?” дигән темага парламент дәресе узачак. Әлеге дәрес укучыларның сәяси культурасын формалаштыруга, гражданинның социаль-сәяси тормыштагы ролен аңлауга, иҗтимагый тормышта актив катнашу күнекмәләрен үстерүгә булышлык итүгә юнәлтелгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, парламент дәресен уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР парламенты депутатларының катнашуы көтелә.

Дәресне үткәрү өчен ике дәүләт телендә мультимедияле укыту-методик комплексы эшләнгән. Ул үз эченә ТР Дәүләт Советы буенча виртуаль экскурсияне, кече һәм өлкән сыйныф укучылары өчен парламент турындагы видеофильмны, башлангыч сыйныф укытучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен методик күрсәтмәләрне (дәрес конспектларын, сыйныфтан тыш чараларны), гомум белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Парламент дәресе темасына багышланган республика бәйгеләре (3-4 сыйныф укучылары арасында - рәсем бәйгесе, 5-9 сыйныфлар арасында – сочинениеләр бәйгесе, 10-11 сыйныфлар арасында эссе яки закон проектлары бәйгесе) нигезнамәләрен үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100