news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Законга кул куелды

Законга кул куелды

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). 23 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "2005 елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы" ТР Законына кул куйды.

ТР Президентының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республиканың 2005 елгы бюджетына үзгәрешләр кертү киләсе елда Федераль компенсацияләр фонды, Федераль социаль чыгымнарны финанслау фонды акчалары, җирле үзидарә органнарына торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын тотуга киткән чыгымнарны каплатуга, юл хуҗалыгына дотацияләр һәм "Казанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү" проектын гамәлгә ашыруга грант исәбенә федераль бюджеттан планлаштырылган акчаларны ачыклау белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot