news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Закон чыгаручылар советы Путинга ана капиталы программасын озайтырга тәкъдим итте

Хәзер Ана капиталы программасы 2021 елга кадәр гамәлдә.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Ана капиталы программасын ким дигәндә 2025 елга кадәр озайтырга кирәк. Бу турыда Закон чыгаручылар советының Россия президенты Владимир Путин белән очрашуында Федерация советы спикеры Валентина Матвиенко хәбәр итте, дип яза “Российская газета”.

Моннан тыш, закон чыгаручылар ана капиталын куллану мөмкинлекләрен арттырырга тәкъдим итте. Ана капиталын шәхси эшмәкәрләрдә мәктәпкәчә тәрбия һәм белем алу хезмәтләре өчен түләүдә куллануны рөхсәт итү турында сүз бара.

Хәзер Ана капиталы программасы 2021 елга кадәр гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot