news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Закон чыгару органнары Ассоциациясе рәисе итеп кабат Валерий Лидин сайланды

Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Ассоциациядә ике ел координатор булачак.

Закон чыгару органнары Ассоциациясе рәисе итеп кабат Валерий Лидин сайланды
tatarstan.ru

(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең координаторы булып ике ел срокка янәдән Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Валерий Лидин сайланды. Бу хакта журналистларга Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Ассоциация утырышыннан соң сөйләде.

“Валерий Кузьмичның (Валерий Лидин - Т-и иск.) киләсе срокка тагын ике елга сайлануы турында хәбәр итү миңа бик рәхәт”, - дип белдерде Игорь Комаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot