Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Закон бозып, бер елда урман хуҗалыгына 15,1 млн. сумнан артык суммада зыян салынган
Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә салынган административ штраф - 1,2 млн. сумнан артык
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Былтыр 870 тапкыр урман турындагы закон таләпләрен бозу очраклары теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә урман хуҗалыгына 15,1 млн. сумнан артык суммада зыян салынган, шушы зыян өчен таләп итеп алынган акча исә 54,1 процент булган (2008 елда – 31 процент).
Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә административ хокук бозулар турында 698 эш тикшерелгән һәм алар буенча салынган административ штраф – 1,2 млн. сумнан артык. Оператив мәгълүматлар буенча, салынган штрафларның 89,1 проценты түләтелгән (2008 елда – 76 проценты), калганнары буенча материаллар, мәҗбүри түләтү өчен, суд приставларына тапшырылган.
Бүген ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең узган ел йомгакларына һәм 2010 ел бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышында министр Валерий Власов әнә шундый саннар китерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз