news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә.Закиров чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чара дип исәпли

10 мең сумнан артык бурычы булган кешеләрне чит илгә чыгармаганнар.

Ә.Закиров чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чара дип исәпли
Султан Исхаков

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чара. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан баш приставы урынбасары Әнвәр Закиров хәбәр итте.

Алимент түләмәгән 15 меңнән артык Татарстан кешесе чит илгә чыга алмаган. 10 мең сумнан күбрәк бурычы булган кешеләр чик аша уза алмаган.

Әнвәр Закиров сүзләренчә, чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чара. “Күбесе, чит илгә чыгу хокукын кайтару өчен, тиз арада бурычларын капларга тырыша”, - диде Әнвәр Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100