(Мәскәү, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүнең “Космос” кунакханәсе концерт залында танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан чыгыш ясады. Зур концерт программасында ул мәскәүлеләргә чын мәгънәсендә, үзенең иҗат һәм тавыш киңлеген күрсәтте. Анда халык, классик һәм үзе иҗат иткән әсәрләр башкарылды.
Юмор остасы Рәшит Сабиров алып барган бу концертта шулай ук Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов, җырчы Ләйсән Гыймаева һәм “Хәмидулла” төркеме дә катнашты. Зур концерт залын шыплап тутырып утырган тамашачылар һәр номерны зур алкышларга күмде.