Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Закир Шаһбан: “Бүгенге эстрада күп төрле чәчәкләрдән торган болынны хәтерләтә”
Җырчы, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, бенефисына әзерләнә
(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Танылган татар җырчысы Закир Шаһбан, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, бенефис концертына әзерләнә. Концерт 6 нчы сентябрь көнне Казанның Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.
Үз тамашачымны көтеп калам
Юбиляр белән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә әңгәмә корды. “50 яшь – гомернең нәкъ уртасы. Үткәннәргә күпмедер нәтиҗә ясап, алга таба максатлар кую өчен, мин дә концерт оештырырга уйладым. Иҗатымны хөрмәт иткән үз тамашачым белән шатлыгымны уртаклашасым килә. Минем иҗатыма битараф булган, бөтенләй яратмаучылар да бардыр, әмма үз тамашачымны көтеп калам. Аңлыйм: балалар укуга керешеп бетмәгән, бәрәңгеләр алынып бетмәгән чак. Әмма бөтен эшен ташлап, минем тавышны ишетергә теләгән тамашачылар килсә, мин бик шат булыр идем”, - дип белдерде Закир Шаһбан. Ул концертның беренче бүлегендә сәхнәдәш дуслары котлап чыгыш ясаячагын, икенче бүлектә яшь башкаручылар һәм күбрәк үзе җырлаячагын әйтте.
Арзан әйбер беркайчан сыйфатлы була алмый
Шаһбан татар эстрадасының торышына карата фикерләре белән дә уртаклашты. “Бүгенге эстрада күп төрле чәчәкләрдән торган болынны хәтерләтә. Болында бит матур чәчәкләр дә, шифалы үләннәр дә, чүп үләннәре дә була”, - диде ул. Аның фикеренчә, татар эстрадасы берникадәр алга китсә дә, әле үсәрлек үрләр бар. “Яңгыраш, ягъни музыкаль “саунд” буенча шактый үсәсе бар. Америкага кадәр ерак әле безгә. Татар эстрадасында үсеш артистның үзенең иҗатына керткән өлешеннән тора. Артист халкы кибеткә барып, затлы киемнәр сайларга, кыйбатлы машиналарда йөрергә ярата. Ә иҗатка килгәндә, студия, аранжировка мәсьәләсендә без очсызрак бәя эзлибез. Арзан әйбер беркайчан сыйфатлы була алмый. “Заман” группасында эшләгән чагында безнең төп концепция шул иде: югары дәрәҗәдәге яңгыраш. Теләсә нинди милләт кешесенә тыңлатырлык булырга тиеш ул”, - дип ассызыклады Закир Шаһбан. Ул “Заман” төркемендә 20 ел элек яздырган композицияләрнең хәзер дә актуаль булуын билгеләп узды. “Без продюсерлык белән дә шөгыльләнеп алган идек. Мәсәлән, автор-башкаручы Гүзәлия, Ирфан Измайлов, Наиля Фатехова элек җырларын бездә яздырганнар иде”, - ди ул.
Тамашачы мине “Кайда син, гармун?” җыры белән күз алдына китерә
Закир Шаһбан шәхсән үзе мегахиты итеп “Кайда син, гармун?” җырын саный. “Халык мине 1996 нчы елда язылган “Кайда син, гармун?” җыры белән кабул итте, хәзер дә шушы җыр белән күз алдына китерә. Бу хит инде 20 елдан бирле тыңлаудан төшереп калдырылмый”, - ди ул. Юбиляр белән аралашудан аңлашылганча, Новосибирск якларыннан татар яшьләре арасында бүген җырга хирыс талант ияләре бар дип әйтеп булмый. “Дөресен генә әйткәндә, хәзер татар җырына мохтаҗлык та ул кадәр юк кебек. Элек татар җырына сусау бар иде”, - диде ул.
Продюсердан уңу – зур бәхет
Шаһбанның соңгы берничә еллар Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова иҗатларын якын күрүе билгеле. Бүген исә бу исемлеккә Ришат Төхвәтуллин, Ришат Фазлиәхмәтов, Илшат Вәлиев исемнәре өстәлгән. “Гомумән, Башкортстан яклары сәнгатькә талантлы егет-кызларны бирә. Әллә табигате тәэсир итә, анда моң аеруча үтемле дияр идем. Ләкин монда да үрнәкләр җитәрлек. Миңа Гөлсирин Абдуллина бик ошый. Үзенчәлекле тавышлы, перспективалы җырчы дияр идем. Репертуары өстендә эшли. Әгәр дөрес юнәлештә барса, аның киләчәге зур дип уйлыйм. Яшьләргә үзләренә генә күтәрелү җиңел түгел. Гөлсирингә бәхетенә яхшы продюсер очрады, тиз арада үз юнәлешен табып, эстрадага кереп китүе күп кешегә тәтеми. Бу зур бәхет”, - дип билгеләп узды Закир Шаһбан.
Аның әйтүенчә, продюсерлар белән эшләү һәркемгә җиңел бирелми. Үз кесәсен калынайту ягын карап йөрүче продюсерлар бар. “Перспективалы җырчы булса, продюсер үзенә 100 тәңкә алып, артистка 1 тәңкә генә бирергә дә мөмкин”, - ди Шаһбан. Кемнең кем икәнен аеру өчен яшьләргә тәҗрибә, акыл җитеп бетмәскә мөмкин, дип саный ул. “Акыл белән эш итәргә кирәк. Килешү төзегәндә, һәр юлны чама белән укып, юл арасында вак хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибарлы булырга кирәк”, - дип киңәш бирә җырчы. Закир Шаһбан үзенең продюсер белән эшләмәгәнен, үз-үзенә продюсер булганын әйтте. “Бүген җырчыларга күтәрелергә авыррак, чөнки яшьләр күп. Ләкин бу яхшы конкуренция шартлары тудыра, безгә дә стимул биреп тора. Яшьләр күп булу начар түгел. Әйткәнемчә, болын бит күп төрле чәчәкләрдән тора. Башкару осталыгы зур әһәмияткә ия. Җырны үтемле итеп башкару өчен, башта үзең канәгать булырга кирәк. Үзең канәгатьлек хисе кичермисең икән, халыкның күңелен яулап булмый. Соңгы тапкыр җырлаган кебек җырларга кирәк”, - дип белдерде Шаһбан.
Телем Бараба татарларының сөйләм телендә ачылды
Җырчы бүген саф татар телендә сөйләшә һәм җырлый. Әмма әңгәмә барышында аның теле башка телдә ачылуы билгеле булды. “Минем әти-әни сөйләшә торган тел – Бараба татарлары теле. Аны этнографлар гына белә. Без гомум татар милләтенең Урта Көнбатыш Себер магистрале буенча бараба далаларында урнашкан 4-5 меңлек бер кабиләсе саналабыз”, - дип белдерде Шаһбан. Ул аларның теле фонетикасы, морфологиясе буенча бик нык аерылуын әйтте. Татар, башкорт, кыргыз, үзбәк, казакъ, чуаш телләре кушылып, җыелма диалектлардан үзенчәлекле тел барлыкка килгән. “Безнең буын әби-бабайлар Нижгар якларына киткән дип фаразлыйлар. Анда Бараба кабиләсе яшәгән. Тарихи чыганаклар күп, ләкин аларның кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнен өйрәнергә кирәк”, - диде ул.
Закир Шаһбан фикеренчә, күп кенә илләрдә тарих белән уйнау күзәтелә. “Тарихка ничек ышанып була, мин хәзер бөтенләй ышанмый башладым – тарихны бит хәзер кем ничек тели, шулай яза”, - дип белдерде җырчы.
Закир Шаһбан билгеләп үткәнчә, ил күләмендә татар телен саклап калу өчен, беренче чиратта, Татарстанда дәүләт телне якларга тиеш. “Республикада бу юнәлештә күп эшләнә, әмма барыбер нәрсәдер җитеп бетми шикелле. Ни кызганыч, татар теле тормышыбызның бөтен тармакларында да тулы куәтендә кулланылмый. Ул икенче рольдә барган кебек. Үзен татар дип санаган һәркем русча кыстырмыйча сөйләшсә дә, үзебездән өлеш кертә алыр идек”, - ди ул.
Бөтен республиканы йөреп чыгарга исәп
Закир Шаһбан 50 яшьлек юбилеена нинди уйлар, хис-кичерешләр белән якынлаша соң? Гомумән алганда, ул язмышынан канәгать булуын белдерде. “Бүгенге уңышларыма сөенәм… Кеше күпме генә максатлар куйса да, барыбер барысына да ирешеп бетә алмый. Камиллекнең чиге юк”, - ди ул.
Казандагы бенефистан соң, Шаһбан 1-2 көннән Свердловск өлкәсенә, аннан сентябрьнең азагыннан октябрьнең уртасына кадәр юбилей концертлары белән туган якларына – Омск, Новосибирск, Кемерово, Томск якларына чыгарга исәпли. “Татарстанда да Яңа елга кадәр күп кенә районнарда күренергә телим. Иртәгә Аксубайда, 2-3 сентябрьдә Буада, 20 сентябрьдә Тәтеш районында чыгыш ясаячакмын. Район җитәкчеләре юбилеема багышланган концертларымны хуплый. Бөтен республиканы йөреп чыгарга исәп”, - диде Закир Шаһбан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз