news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Закир Шәрипов мәһәргә Коръәнне укырга өйрәтүне сорарга ярамый дигән фикердә

Ислам белгече сүзләренчә, хатын-кыз материаль яки финанслы әйбер сайларга тиеш.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Никахта хатын-кыз ир-аттан мәһәр өчен Коръәнне укырга өйрәтүне сорарга тиеш түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча, ир хатынын киләчәктә Коръәнне укырга өйрәтәчәк дигән ниятне мәһәр буларак сорарга ярамый. Мәһәр материаль яки финанслы булырга тиеш. Коръәнне уку – иң кыйммәт гамәлләрнең берсе булып саналса да, ул материаль түгел. Бу әйбер тыелган”, - диде ул.

Белгеч фикеренчә, мәһәрне ир-атның мөмкинлегенә карап сорау дөресрәк була. “Хатын-кыз акылы белән эш итәргә тиеш”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100