news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Заказлар күп булу сәбәпле, КАМАЗ корпоратив ялын августка күчерә

Ике атналык корпоратив ялны күчерү турындагы карар коронавирус пандемиясе шартларында эшли торган штаб утырышында хәбәр ителде.

Заказлар күп булу сәбәпле, КАМАЗ корпоратив ялын августка күчерә
Михаил Захаров

(Чаллы, 1 июнь, «Татар-информ»). «КАМАЗ» оешмасы ике атналык корпоратив ялын июльдән августка күчерә. Бу карар коронавирус пандемиясе шартларында эшли торган штаб утырышында игълан ителде. Бу турыда автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Компаниянең сату хезмәтенең актив эше, шулай ук Россия Президенты һәм Хөкүмәте кабул иткән коммерция техникасына ихтыяҗны хуплау чаралары нәтиҗәсендә июльдә безнең йөк машиналарына тотрыклы ихтыяҗ көтелә. Бу вазгыятьтә клиентларыбызны уңайсыз хәлдә калдыра алмыйбыз. Тимерне кызуында сук!» — дип аңлатты «КАМАЗ» оешмасының Мәгълүмат сәясәте департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев.

Корпоратив ялны 17 августтан 30 августка кадәр вакытка күчерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot