news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкәт» хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте

«Зәкәт» хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте
Фото: dumrt.ru

Бүген, 19 июньдә, изге җомга көнендә Татарстан мөфтиятенең «Зәкәт» хәйрия фонды 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек ярдәме күрсәтте. Алар арасында авырулар, пенсионерлар, Казанның һәм республиканың якын-тирә районнарында яшәүче күпбалалы гаиләләр дә бар иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәйрия акциясе вакытында аларга азык-төлек җыелмалары тараттылар. Анда тушенка, бал, дөге, токмач, балык консервлары, шоколад, карабодай, хөрмә, чәй, тәм-томнар, консервланган персиклар, борчак, көнбагыш май, каһвә, он, шикәр, печенье керде.

Фонд азык-төлек җыелмаларын дин кардәшләребезнең сәдакалары, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәме белән әзерләде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алга таба да дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot