Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнең 63нче партиясен озаттылар
Зәйдә хәрбиләргә ярдәм йөзеннән гуманитар йөкнең 63нче партиясен җибәрделәр. Колоннаны Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов озата барды.
Зур йөк машиналарын фронтка озатырга, гадәттәгечә, шәһәр һәм район халкы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары килгән иде. Рәзиф Кәримов, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, уртак эшнең әһәмиятен искәртте.
Гуманитар йөк составында кешеләр биргән акчага сатып алынган йөзләгән посылкалар, дарулар, дизель генераторлары, ике автомобиль («УАЗ-Буханка» һәм «ВАЗ-2109»), дрон-квадрокоптерлар, радиостанцияләр, элемтә чаралары, төзелеш материаллары, өс һәм аяк киемнәре, 100дән артык маскировка челтәре, тепловизион плащлар һәм өч тоннадан артык плитә бар.
Гуманитар ярдәмне район хакимияте иҗтимагый төркем белән бергә җыйган.
Бу эштә шәһәр һәм районда яшәүче йөзләгән кеше, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары катнашкан.
Укучылар солдатларга рәсемнәр белән бизәлгән һәм теләкләр язылган хатлар җибәрде, «Татмедиа» АҖ филиалы - «Зәй-информ» «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» район газеталарының сентябрь һәм октябрь саннарын тапшырды. Йөкне төяүдә Зәй политехника көллияте студентлары зур ярдәм күрсәтте.
Хәрбиләр Зәй халкына күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Командирлар волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз