Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең Югары Шепкә мәктәбе коллективы хәрбиләргә «коры душ» ясый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Зәй районында волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга «коры душ»ы ясау эшенә алынды. Бу эшне Надежда Хәбибуллина Югары Шепкә мәктәбендә дә оештырды.
«Шундый юыну пакетларын Түбән Кама шәһәре активистлары ясый башлагач, алар тәҗрибәсен өйрәнеп, бу эшне Зәйдә дә башладык», - диде ул.
Әзер «коры душ»ка ике тамчы су җитә, ул тиз арада күбекләнеп чыга. Тәнне шуның белән генә юасың, соңыннан өстеннән коры сөлге белән сөртеп аласың.
«Хәрби шартларда юыну мөмкинлеге юк. Мондый шартларда хәрбиләргә «коры душ» уйлап табылган. Мәктәп укучылары һәм коллектив бу эшкә бик теләп алынды. Безне кирәкле материаллар белән волонтер Надежда Хәбибуллина тәэмин итә һәм «коры душ»ны ясарга да ул өйрәтте. Бу эшне укучылар хезмәт дәресләрендә укытучы Гөлинә Ибраһимова җитәкчелегендә бик теләп башкара», - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлзирә Хәбибуллина.
Бу игелекле эшкә укытучылар, техник хезмәткәрләр дә алынган. Язгы каникуллар алдыннан 430 данә «коры душ» ясап тапшырганнар. Бүгенге көндә тагын 600 данә ясап, җитмешен мәдәният йортында маскировкалау челтәрләре үрүчеләргә биргәннәр. Аларны егетләргә сеткалар эченә күчтәнәчләр белән бергә төреп җибәргәннәр.
«Мондый вакытта без дә читтә кала алмыйбыз. Хәрбиләребезнең безнең дә күңел җылысын тоеп, тылның ныклы терәк булуын, аларны туган якта көтүебезне тоярга ярдәм итсен», - ди мәктәп коллективы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз