news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең Югары Шепкә авылында хәрбиләр өчен маскировкалау челтәрләрен ике сменада үрәләр

Зәйнең Югары Шепкә авылында хәрбиләр өчен маскировкалау челтәрләрен ике сменада үрәләр
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Югары Шепкәнең игелекле йөрәкле хатын-кызлары һәр көн мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр. Эш ике сменада оештырылган. Биредә көнгә ике челтәр үрәләр. Бу хакта «Зәй яңалылкары» сайтында хәбәр ителә.

Апрель аенда алар 34 маскировкалау челтәре үргәннәр. Челтәр үрә башлаганнан бер ел ярым эчендә 500дән артык челтәр үргәннәр. Бу никадәр хәрбигә ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да канатланып эшлиләр.

Челтәр үрү өчен кирәкле әйберләрне волонтерлардан Галия Тимерханова алып кайта, үргәннәрен илтеп тә бирә. Челтәр үрүчеләргә һәр яклап ярдәм итәргә тырыша ул.

«Безнең маскировкалау челтәрләре яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшәрсен дип телибез. Иң мөһиме - яу кырындагы ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайта күрсен», - ди хатын-кызлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100