news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Георгий тасмасы» акциясендә катнашты

Зәйнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Георгий тасмасы» акциясендә катнашты
Фото: http://zainsk-inform.ru

Җиңү көне алдыннан яшь юл хәрәкәте инспекторлары 4нче мәктәпнең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән «Георгий тасмасы» дип исемләнгән акция үткәрде. Патриотик чараны ЮХИДИ идарәсе һәм «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ оештырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Адилә Борһанова яза.

Балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән тәбрикләп, Бөек Җиңү символы – Георгий тасмалары, шарлар һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырды.

Шулай ук машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген, тизлек режимын саклауны һәм балаларны автокреслода йөртү мөһимлеген искә төшерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot