news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең яшь комбайнчысы өченче ел рәттән республика бәйгесендә җиңү яулады

Зәйнең яшь комбайнчысы өченче ел рәттән республика бәйгесендә җиңү яулады
"Зәй яңалыклары"

Татарстанның Алексеевск районында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» бәйгесенә йомгак ясалды. Традицион бәйгегә нәтиҗә һәр ел саен кыр эшләре тәмамлангач «Уңыш бәйрәме» кысаларында үткәрелә. Быел да Зәйнең уңган яшь механизаторлары әлеге бәйгедә сынатмады. Анда инде берничә ел уңышка ирешүче Рөстәм Мөхәмәтдинов өченче урын алуга иреште. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Алексеевск районы аграр көллиятендә узган бәйгедә республиканың яшь комбайнчыларыннан торган 15 экипаж көч сынашты. Зәй районы данын анда Рөстәм Мөхәмәтдинов һәм аның ярдәмчесе Алмаз Рәхмәтов яклады.

Егетләр иң башта теоретик яктан белемнәрен сынады, аннан соң комбайн механизмы турында экспертлар сорауларына җавап бирделәр, махсус төзексезлекләндерелгән комбайнны вакытка ремонтладылар. Әлеге сынауларны безнекеләр яхшы үтәде һәм өченче урынга лаек булды. Узган ел исә безнең әлеге экипаж җиңү яулаган иде. Ярышлар флагын күтәрү хокукы да узган елгы җиңүче Рөстәм Мөхәмәтдиновка бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot