Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең яшь чаңгычы-спортчылары республика беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

Узган ялларда «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычы спортчылар арасында җәйге республика беренчелеге үтте. Анда 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгылар катнашты. Ярышларда Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Казастаннан 500дән артык кеше катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Бу ярышлар белән без 2023-2024 ел ярышлар сезонын ачып җибәрдек. Соңгы елларда республика беренчелегендә катнашырга теләүче яшь чаңгычыларның арта баруы куандыра. Без мондый зур ярышны Зәй җиренең киң колач белән каршы алуына бик шат», — диде Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе әгъзасы Денис Блохин.
Спортчыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, «Челтәр компаниясе» АҖнең Түбән Кама электр челтәре предлприятиесе җитәкчесе Алмаз Галимов, Әлмәт электр челтәре оешмасы җитәкчесе Сергей Огурцов, Зәй район электр челтәре предприятиесе башлыгы Олег Лукин, СССРның спорт мастеры Рәшит Ханнанов, спорт үзәге директоры Белла Огурцова сәламләп, уңышлар теләде.
Төрле дистанциягә, төрле стильдә ярышларда Зәй чаңгычылары да югары әзерлекле булуын күрсәтте. Федор Симашев спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Вадим Бирюков (тренеры - Рәкыйп Габидуллин) узышларда яхшы нәтитҗәләр күрсәтеп, үз категориясендә беренче урын яулады. Өченче урынны Софья Пылаева алды, аның тренеры Сергей Колесов. Беренче унлыкка Зәйдән Софья Козенкова, Арина Белякина, Азалия Тихонова, Данил Нехаев керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз