news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең Урта Баграж авылында 87 яшьлек әби маскировкалау челтәре үрергә ярдәм итә

Зәйнең Урта Баграж авылында  87 яшьлек әби маскировкалау челтәре үрергә ярдәм итә
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйнең Урта Баграж мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр. Хатын-кызлар эшне ике сменада оештырган, көнгә бер маскировка челтәре үреп бетерәләр. Челтәр үрергә Сарсаз-Баграждан да төшүчеләр бар. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре дә тартылды бу эшкә. Бу турыда «Зәй яңалыклары»нда хәбәр ителә.

Челтәр үрергә Урта Баграж авылында яшәүче 87 яшьлек Анна түти Кондрабаева да килә. Күзләре начар күрсә дә, ул ничек тә булса үзеннән өлеш кертергә тырыша. Челтәр үрүчеләргә шигырьләр сөйләп, җырлар көйләп, күңелләрен күтәрә. Шигырьләре дә хәрби темага аның.

«87 яшендә дә шундый озын шигырьләрне яттан белгән Анна түтинең зиһененә сокланырлык. Ул әле үзе дә шигырьләр яза. Китапханәдә узучы барлык чараларда актив катнаша», — ди китапханәче Мария Князева.

Фото: http://zainsk-inform.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot