Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең Түбән Биш урта мәктәбе 145 еллык юбилеен билгеләп үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөтен Татарстанга данлыклы, күренекле шәхесләргә бай Зәй районы Түбән Биш мәктәбенең 145 еллык юбилей кичәсендә «Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем – горурлыгым» китабы тәкъдим ителде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
1880 елда Түбән Биш авылында дүртъеллык ике класслы чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1883-1884нче уку елында чиркәү приход мәктәбендә 27 ир бала укый. 1930 елда авылда – җидееллык, ә 1949 елда урта мәктәп ачыла.
Еллар уза, мәктәп үз укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына озата бара. Бүген алар илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. 145 ел дәвамында белем учагы булган мәктәп бүгенге көндә дә районның алдынгы мәктәпләреннән санала. Лариса Иванова җитәкчелегендәге коллективта 50 укучыга 14 укытучы белем бирә.
Мәктәпнең юбилеена илнең төрле төбәкләреннән кунаклар кайткан. Алар башта мәктәптә музейларда булды, мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Аннан соң барысы бергә мәдәният йортына «Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем – горурлыгым» китабы тәкъдим итү чарасына җыелды.
Кичәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев сәламләде.
Китап авторлары – икесе дә Түбән Биш мәктәбендә белем-тәрбия алып, олы тормышка аяк баскан һәм анда үз урыннарын тапкан шәхесләр. Лидия Голубеваның (Иванова) әтисе Иван Яковлевич Иванов – 30 ел шушы мәктәп директоры булып эшләгән зур хөрмәткә лаек булган шәхес.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз