Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең Түбән Биш мәктәбе укучылары окоп шәмнәре ясый
Зәйнең Түбән Биш мәктәбе укучылары окоп шәмнәре ясый. Окоп шәмнәре өчен парафинны укытучылар акча җыеп сатып ала, банкаларны авыл халкы белән бергәләшеп җыялар, ә укучылар хезмәт дәресләрендә һәм буш вакытларныда окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Әгәр элек кукуруз яки фасольдән бушаган калай савытлар чүпкә ыргытылса, хәзер һәр банканы кадерләп җыеп, окоп шәмнәре ясаучыларга китерәләр.
Мәктәп директоры Сергей Иванов үзе һәр банканы чистартып, кырларын тигезләп, укучыларга шәм тутырыр өчен әзерләп бирә. Бер ай элек әлеге эшкә алынганнар. Беренче партиядә 360 окоп шәме ясап җибәргәннәр. Хәзер тагын шул чама әзерләгәннәр. Без мәктәптә булган көнне VIII сыйныф укучылары хезмәт дәресендә окоп шәмнәре ясый иде.
«Хезмәт дәресләрендә, дәресләрдән соң укучыларыбыз бик теләп хәрби абыйларына окоп шәмнәре ясарга алыналар. Бар коллективыбыз белән башкарабыз әлеге эшне. Шәм ясар өчен парафинны укытучылар акча җыеп волонтерлардан алабыз, банкаларны бар авыл халкы белән җыябыз. Укучылар солдат абыйларына, җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп, җылы эчтәлекле хатлар да язалар» — ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Шиһабетдинова.
Окоп шәмнәре ясаучы VIII сыйныф укучылары арасында республика фән олимпиадаларында призер булган ике кыз да бар. Алар — татар әдәбиятыннан призер булган Арина Балончева һәм рус теле буенча призер Чулпан Уразманова. Кызлар яхшы укырга, олимпиадаларда үзләрен сынарга, хәрбиләргә ярдәм буенча саваплы эштә дә катнашырга өлгерәләр.
«Бар теләгебез — хәрбиләребез җиңү белән туган якларга кайтсыннар. Бу окоп шәмнәре аларны җылытсын, туган якта аларны көтүләрен белдерсен. Без окоп шәмнәрен ясаганда шул теләкләрне телибез», — ди укучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз