news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең территориаль иҗтимагый үзидарәсе грант отып, спорт һәм балалар мәйданчыгы булдырды

Зәйнең территориаль иҗтимагый үзидарәсе грант отып, спорт һәм балалар мәйданчыгы булдырды
Фотолар «Мәктәп» үзидарәсеннән

«Республиканың иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында Иске Зәйнең «Мәктәп» үзидарәсе рәисе Светлана Долгова өченче урын алып, республика бюджетыннан 600 мең сумлык грант отты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Әлеге акчага Клуб урамында район мәдәният йорты биләмәсендә балалар һәм спорт мәйданчыклары ясадылар.

— Без үзебезнең территориаль иҗтимагый үзидарә биләмәсендә таганнар һәм тренажерлар кую турында хыялланып яшәдек. Менә бу хыял грант ярдәмендә тормышка ашырылды. Чөнки Иске Зәйдә таганнар Мәктәп тавында һәм күпкатлы йортлар каршындагы мәйданчыкларда гына бар. Ә тренажерларны бирегә бик күп өлкәннәр йөргәнгә куйдык. Казан фирмасыннан сигез элементка заказ бирдек. Башта мәйданчык буласы урынны чистарттык. Бу эштә безгә 1нче мәктәп укучылары ярдәм итте, — ди Светлана Долгова.

Шәһәр Советы утырышы уздырылып, «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең чикләрен үзгәртү турында карар кабул ителде. Хәзер 26 урам урынына 12е генә булачак. Калган урамнар башка үзидарәгә караячак.

Мәйданчыкларны яктырту эшен Андрей Крылов бригадасы башкарган. «Теплосервис» баскычларны ясау өчен такталар биргән, «Благострой» ҖЧШ мәйданчыктагы чүпләрне җыеп, үләннәрне чапкан.

Хәзер әлеге мәйданчык балалар авазыннан шау-гөр килеп тора. Алар өчен биредә аниматор Алесия Андреева хәйрия чарасы да уздырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100