Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең татар гимназиясенә яңа директор билгеләнде
Март башында Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе коллективын яңа җитәкче белән таныштырдылар. Ул – Марат Мөхәммәтханов.
Моңа кадәр ул биш ел дәвамында шәһәрнең 1нче мәктәпне җитәкләде. Хәзер дә ул 1нче мәктәпкә яңа директор билгеләнгәнче әлеге белем йорты белән дә җитәкчелек итәчәк. Бу хакта «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Марат Мөхәммәтханов югары педагогик белемгә ия, белем бирү өлкәсендә 15 елдан артык хезмәт стажы бар.
Быел татар гимназиясе бинасы тулысынча яңартылачак, тиздән биредә капиталь ремонт башлана.
Район җитәкчелеге атна саен күчмә киңәшмәләрдә биредәге төзекләндерү эшләре барышын күзәтеп торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз