news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең өч буын гаилә парлары Лениногорск районына «гаилә учагы»н тапшырды

Зәйнең өч буын гаилә парлары Лениногорск районына «гаилә учагы»н тапшырды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Бүген Зәйнең никахлашу йортында да искиткеч күркәм вакыйга булды. Биредә өч буын гаилә пары бергә гомер итүләренең түгәрәк юбилейларын билгеләп үтте. Алай гына да түгел өч буын гаилә пары, ил буйлап сәяхәткә чыккан «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Зәй районы гаиләләре исеменнән Лениногорск районы гаиләләренә тапшыру миссиясен дә башкарды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Күркәм чараның мөхтәрәм кунаклары Зәйдән Роза һәм Борис Таймасовлар, аларның кызының гаиләсе — Альбина һәм Юрий Селиверстовлар, оныклары — Аделина һәм Алексей Кузьминнар, Лениногорск районыннан җиде балалы Елена һәм Константин Лобановлар булды.

Роза ханым һәм Борис Таймасовлар агымдагы елның 23 февралендә бергә тормыш коруларының 45 еллыгын — сапфир туйларын билгеләп үткәннәр. Бүген аларның матур гаилә учагын кызлары Альбина һәм Олеся үз дәвамчылары белән тулыландыра. Өлкән буын кызларының һәм оныклары — Аделина, Дмитрийның, оныкчыклары — Полина һәм Матвейның бәхетле тормышына куанып яши.

Таймасовлар гаиләсенә сапфир туй уңаеннан юбилей таныклыгы тапшырылды.

Ә менә аларның кызы Альбинаның тормыш иптәше Юрий Геннадьевич белән кавышуларына 25 ел тулган. Селиверстовлар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үтә. Никахлашу йортындагы тантанада күркәм пар көмеш балдаклар алышты. Алар район күләмендә уздырылучы мәдәни, спорт чараларының уртасында кайный. Аларның уртак мәхәббәт җимеше кызлары — Аделинаның үз пары Алексей белән өйләнешүенә дә быел биш ел икән.

«Илебездәге Гаилә елында безнең гаиләдә берьюлы өч туй — сапфир, көмеш, агач туйлар билгеләнеп үтү һәрберебезне дулкынландырды. Иң мөһиме һәрчак менә бүгенгедәй һәрберебезгә, гомумән, һәр гаиләгә шатланып, парлы учакны сүндермичә яшәүләрен телим», - диде Альбина Борисовна.

Селиверстовлар да, Кузьминнар да никахлашу йортының махсус юбилей таныклыклары белән бүләкләнде.

Роза һәм Борис Таймасовлар «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын тантаналы төстә Елена һәм Константин Лобановларга тапшырдылар.

Күркәм эстафета әнә шулай сапфир туйларын билгеләп үткән өлкән буын пардан 19 ел тату гомер итүче, җиде балага гомер биргән Лобановларга күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100