Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең махсус хәрби операция ветеранына машина тапшырылды

Казанда авыр инвалидлык алган 4 махсус хәрби операция ветеранына кул белән идарә ителә торган автомобильләр тантаналы төстә тапшырылды. Машина алучылар арасында Зәй районының Сармашбаш авылы егете Илсур Шәйдуллин да бар. Бу хакта «Зәй оыфклары» газетасы яза.
Илсур махсус хәрби операция барышында ике аягын да өздерә. Көчле рухлы егет реабилитация узып, тулы канлы тормыш белән яши. Бу – Зәй районыннан махсус хәрби операция ветераннарына бирелгән беренче машина.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы житәкчесе Гүзәл Удачина батыр егетләргә SWM һәм «Москвич» маркалы заманча кроссоверлар тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Зәйдән район башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, «Ватанны саклаучылар» фондының район житәкчесе Наталья Зиннурова катнашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз