news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең машина төзүче яшьләре һөнәре бәйрәмнәрен ачык һавада билгеләп үтте

Зәйнең машина төзүче яшьләре һөнәре бәйрәмнәрен ачык һавада билгеләп үтте
Фото: http://zainsk-inform.ru

Машина төзүчеләр көне рәсми төстә сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелсә дә, Зәйнең тәгәрмәчләр заводында хезмәт куючы яшьләр һөнәри бәйрәмнәрен узган ялда бәйрәм итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Район яшьләр эшләре идарәсе белән бергә кызыклы программа әзерләнгән иде. Флешмоб, спорт ярышлары, төрле кызыклы уеннар, команда эстафетасы, гитарага кушылып җырлау — кайсы күңелеңә якын, шунда катнаш... Егетләр төрле ризыклар пешереп, үзләрен чын шеф-повар итеп тойды.

Бу тимбилдинг элементлары белән бәйрәм яшьләрне һәм иң яшь катнашучылар — балаларны берләштерде. Командаларның җанатарлары күп иде: өлкәннәр дә, яшьләр дә, чөнки күп кенә хезмәткәрләр традиция буенча гаиләләре белән килгәннәр иде.

«Төрле ярышлар яшь хезмәткәрләргә формаль булмаган шартларда аралашырга, хезмәттәшләрен яхшырак белергә, бер команда булуын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бердәм коллективта эшләве дә күңеллерәк һәм җиңелрәк бит», — ди заводның персоналны сайлау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгече Наталья Федина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100