news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең «Мәктәп тавы» киңлеге туристлык объекты итеп тәкъдим ителүгә иң күп тавыш җыйды

Зәйнең «Мәктәп тавы» киңлеге туристлык объекты итеп тәкъдим ителүгә иң күп тавыш җыйды
"Зәй яңалыклары"

«Татмедиа» АҖдә Татарстан шәһәрләре һәм авылларында иң яхшы туристлык объекты булырлык иҗтимагый киңлекләргә үткәрелгән бәйгегә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә иң игътибарга лаек җиде объект билгеле булды, ә алар арасында Зәйнең «Мәктәп тавы» иҗтимагый киңлеге күп тавыш җыйды. Татарстанда бу тарихи урынны тавыш бирүчеләрнең 21 проценты сайлаган. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Иң яхшы туристлык үзәгенә тавыш бирү өчен «Зәй-информ» журналистлары тарафыннан социаль челтәрләрдә 9 объект тәкъдим ителгән иде. Алар косманавт эт белән бәйле «Чернушка» һәйкәле һәм аның янәшәсендәге аллея, табигый тарихи-истәлекле урын «Кашка тау», Зәй сусаклагычы, Зәй ГРЭСы торбалары, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы, Җиңү бульвары, туган як тарихын өйрәнү музее, «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйдан, яңа төзелә торган «Яшьләр паркы», «Мәктәп тавы» һәм аның дәвамы буларак төзекләндерелгән Иске Зәй яр буе.

«Район күләмендә уздырылган тавыш бирүдә 145 кеше катнашты, аларның 48,2 проценты «Мәктәп тавы» һәм яр буе зонасы өчен җан аткан иде. Шуның нәтиҗәсендә республика күләмендә оештырылучы тавыш бирү бәйгесенә дә әлеге күркәм объект тәкъдим ителде. Һәм менә без нәкъ Зәй районы иҗтимагый киңлегенең иң күп тавыш җыюга ирешүе турындагы шатлыклы хәбәрне ишеттек» ,- ди «Зәй-информ» җитәкчесе Гөлнара Феофанова.

«Киләчәктә Зәебезнең мәктәп тавы һәм яр буе зонасы урыны туристларны үзенә тартып китерәчәгенә шигем юк. Моның өчен элеккеге агач крепостьне торгызу, яхшы кунакханә, заманча туклану урыннары, сувенирлар лавкалары һәм башка кызыксындыргыч урыннар булдыру кирәк. Һәм әлбәттә инде, Зәй тарихы турында сөйләүче музейны төзекләндерү дә бик мөһим», - ди туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Исаков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100