Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәве хәрбиләргә окоп шәмнәре һәм иконалар җибәрә

Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәве трапезнаясында окоп шәмнәре ясау буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш белән чиркәүгә йөрүчеләр мәшгуль. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Узган ел Николай атакай Кондрабаев махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясарга алыныйк әле дип тәкъдим итте. Без бу эшнең барлык технологиясен белүче Юлия Мининага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә барысын да җентекләп аңлатып бирде һәм эшкә керештек. Узган ел хәрби зонага 1240 шәм ясап җибәрдек. Гыйнварда 150 шәм ясадык», — ди Светлана Уралова.
Гомумән, чиркәү хәрбиләргә төрле яклап ярдәм күрсәтә. Хатын-кызлар оекбашлар бәйли, гуманитар ярдәм, исемле посылкалар җыялар һәм иконалар җибәрәләр.
«Иконаларны бистәдә яшәүчеләр китерә, кайберләрен без сатып та алабыз. Кечкенә кесә иконаларын җибәрергә тырышабыз, аларны һәрвакыт үзең белән йөртергә мөмкин. Бу православие динендәге хәрбиләр өчен бик мөһим, алар Ходайның саклавын тоя», — ди Светлана Уралова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз