Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең Кәрәкәс авылы кешесе хәрбиләргә бер айда 205 кап печенье җибәргән
Зәйнең Кәрәкәс авылында яшәүче Гөлнара Нәҗмиева махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм итеп килә. Ул аларга каклаган казлар да, печеньелар, чәкчәкләр дә пешереп җибәрә, тиз пешә торган ашлар әзерләүчеләр өчен яшелчәләр дә киптерә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Кәрәкәслеләр хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып баралар. Биредә хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрә, госпитальләргә кирәкле әйберләрне җыялар, хәрбиләрдән кергән гаризалар буенча эшлиләр.
Ничек кенә булса да, арада барыбер бер башлап йөрүче кирәк. Гөлнара Нәҗмиева – авылда бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе.
Хәрбиләргә ярдәм итүдә Гөлнараның уллары да читтә калмый. Күбрәк чыгымны уллары күтәрә. Әле бу көннәрдә генә уллары 3 километр озынлыкта кабель алып хәрби зонага җибәргәннәр. Шулай ук Гөлнараның 86 яшьлек әнисе Рәсимә апа да ничек тә ярдәм итәргә тырыша.
«Әни киптерү өчен капчык-капчык суган әрчи. Без монда рәхәттә яшибез, ничек булса да егетләргә булышасы иде», - ди.
Ул сугыштан соң илне торгызуда күп көч куйган, бригадир булып эшләгән. Сугыш михнәтләренең нәрсә икәнен яхшы аңлый, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дип теләп утыра, - ди Гөлнара ханым.
Бу көннәрдә Зәйдән китүче гуманитар ярдәм аша Гөлнара ханым махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына 205 кап печенье җибәрде. Аның 170 кабын – «Зәй сезнең белән» волонтерлар төркеме, 35ен II ранг капитаны Валентин Атласов аша җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз