Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең җиңел атлетика осталары республика беренчелегендә җиңде
11-14 майда Казанның үзәк стадионында 16 һәм 18 яшькәчә егет-кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге өчен җиңел атлетика буенча җәйге ярышлар үтте. Ярышларда төрле дистанцияләрдә Зәйнең «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.
Анда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Актаныш, Балтач, Тәтеш, Бөгелмә, Алабуга, Зәй шәһәре, районнарыннан иң-иңнәр катнашты.
2000 метр арага каршылыклар аша йөгерүдә 2006-2007 елгылар арасында 1 урынны Богдан Волков, 2 урынны Рифат Әгъләмов, 3 урынны Адель Шәрәфиев, 2008-2009 елгылардан Нияз Насыйров (1 урын), Максим Комендантов һәм Руслана Алава (3 урын) алды.
1500 метр арада Богдан Волков һәм 400 метрга барьер аша йөгерүдә Лия Әхмәтҗанова беренче булды. 3000 метрга узышта Рифат Әгъләмовка тиңнәр булмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз