news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең эшче яшьләре «Безнең заман» фестивалендә икенче урын яулады

Зәйнең эшче яшьләре «Безнең заман» фестивалендә икенче урын яулады
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Казанда «Пирамида» эшлекле-күңел ачу үзәгендә эшче яшьләрнең «Безнең заман — Наше время» мәдәни фестивале финалы үтте. Уникенче тапкыр оештырылучы әлеге мәртәбәле фестивальдә Зәйнең эшче яшьләре дә актив катнаша. Быел да финалга район башкарма комитеты командасы һәм ГРЭС предприятиесенең талантлы яшьләре үтте. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Башкарма комитет командасы супер-финалда икенче урын алуга иреште. Ә аерым чыгышлар буенча караганда, кече форма вокал, вокаль ансамбльләрдә, үз-үзләрен тәкъдим итү номинациясендә икенче урыннарны алдылар, хореография ансамбле беренче урынга лаек булды. «Дан минуты» номинациясендә өченче урын бирелде.

ГРЭСлылар күп кенә номинацияләрдә призлы урыннар алды. Җыр һәм бию номинацияләрендә дипломнарга лаек булдылар. Ә Владимир Фокин фестиальдә иң күп катнашучы буларак «Безнең заман — Наше время» хәрәкәте ветераны буларак бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100