news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә патриотик рухтагы спектакль куйдылар

Зәйдә патриотик рухтагы спектакль куйдылар
Фото: «Энергетик» Мәдәният сараеннан

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае сәхнәсендә шәһәр мәктәпләре укучылары өчен «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» документаль-публицистик спектакле күрсәтелде, аны «Энергетик» Мәдәният йорты режиссеры Евгений Каргин куйды.

Спектакль Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевич әсәре буенча куелган. Бу әсәр яшьлеге сугышта узган хатын-кызларның уникаль документаль хикәяләренә нигезләнеп язылган. Тормыш турындагы спектакльдә намус, туган илгә мәхәббәт, шәфкать кебек төшенчәләр урын алган. Әсәр патриотлык хисе тәрбияләү, үз иленең героик үткәненә хөрмәт белән карау өчен язылган. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайты хәбәр итә.

Тамашачы Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тирәнәйтә, сугышта катнашкан хатын-кызларның батырлыгын күрә, Ватанга мәхәббәт, үз халкының тарихына, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияли алды. Спектакль «Пушкин картасы» программасы кысаларында күрсәтелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100