news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең Дүрт-Мунча егете яу кырында иптәшен коткарган өчен бүләкләнүгә тәкъдим ителде

Зәйнең Дүрт-Мунча хәрбие Радик Мөсәвиров яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары»нда хәбәр ителә.

2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу карар махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм төрле тарихи чорларда Ватан өчен көрәшкән барлык ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә кабул ителде.

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар — махсус хәрби операциядә катнашучылар. Алар, илебез иминлеген саклап, ныклык, фидакарьлек һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Шундый егетләребезнең берсе — чыгышы белән Дүрт-Мунча авылыннан Радик Мөсәвиров.

Ул Чаллыда яшәсә дә, аның балачагы әнисенең туган авылы Дүрт-Мунчада үткән. Каникулларда ул авылга кайтып, әби-бабасына хуҗалык эшләрендә булышып, көчле рухлы, нык бәдәнле булып үсә.

Радик мобилизация буенча Ватаныбыз иминлеген сакларга китә. Ул хәрби биремне төгәл үтәп, яу кырында батырлыклар күрсәтеп, авыр минутларда иптәшләренә ярдәм итә. 2024 елның 20 ноябрендә Ясная Поляна юнәлешендә хәрби бурычын үтәгәндә, радиоэлемтә аша хәрби иптәшенең авыр яралануы турында мәгълүмат ала һәм аңа ярдәмгә ашыга. Яраланган хәрбине табып, дошман дроннары һөҗүменә карамастан, аңа табибка кадәрге беренче ярдәмне күрсәтә. Яраланган иптәше авыр хәлдә була, бу вакытта урман полосасында минометтан ата башлыйлар, әмма курку белмәс Радик югалып калмыйча, иптәшен эвакуация ноктасына кадәр алып чыгып, аның гомерен саклап кала.

Радик Мөсәвиров яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.

Радик моңа кадәр Россия Саклану министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100