Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең Дүрт-мунча авылында 10 айда 300 маскировка челтәре үргәннәр
Зәйнең Дүрт-Мунча авылы клубында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларны хөрмәтләделәр. Биредә өч – Дүрт-Мунча, Зичәбаш, Кабан-Бастрыктан хатын-кызлар җыелышып маскировка челтәрләре үрә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар көн дә клубка килеп челтәр үреп, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.
10 ай эчендә 300 маскировка челтәре үрелгән. Авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков волонтерларга хезмәтләре, финанс яктан ярдәм итүчеләргә ышанычлы һәм ныклы тыл булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чәй өстәле артында челтәр үрүчеләр тизрәк махсус хәрби операциянең бетеп, ир-егетләребезнең өйләренә җиңү белән кайтуларын, тыныч тормыш башлануын теләделәр.
«Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле», – ди маскировка челтәрләре үрүче апалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз