news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең чик сакчылары янгыннан зыян күргән хезмәттәшләренә ярдәм итте

Зәйнең чик сакчылары янгыннан зыян күргән хезмәттәшләренә ярдәм итте
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйнең чик сакчылары янгыннан зыян күргән хезмәттәшләренә ярдәм итте. Күптән түгел Гыйниятовлар гаиләсенә зур бәла килде: янгын чыгып, йортлары, каралты-куралары янып бетте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Зәйнең Аксар авылыннан Фәнис Гыйниятов хәрби бурычын чик сакчылары гаскәрләрендә үтәгән.

Бүген чик сакчылары тантаналы чарага җыелды. Тантанага җыелучылар каршында Илнар Ходжаев чыгыш ясады.

«Күптән түгел безнең хезмәттәшебез гаиләсендә олы бәла килде. Без мондый авыр вакытта читтә калмыйча, Гыйниятовлар гаиләсенә акчалата ярдәм итәргә булдык. Бу турыда хәбәр итүгә, бар чик сакчылары да битараф калмыйча, ярдәм итүгә кушылды», - диде Илнар.

Һәм чик сакчылары Фәнис Гыйниятовка җыелган ярдәмне тапшырды. Фәнис барлык хезмәттәшләренә рәхмәт

news_right_1
news_right_2
news_bot