Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең Бигеш авылы хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә
Зәйнең Бигеш авылынңда махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен мәдәният йортына җыелып токмач кисәләр. Кискән токмачны алар Зәйдәге волонтерлар аша хәрбиләргә җибәрәчәк. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Безнең авылдан мобилизация буенча хезмәткә чакырылучы егетләр бар. Ничек тә егетләргә ярдәм итәсебез, аларга терәк буласыбыз, җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертәсебез килә. Шул максат белән авылыбыз хатын-кызлары токмач кисүгә алынды. Җир йөзендә тынычлык урнашсын дигән изге теләкләр белән башкарабыз бу эшне. Игелекле эшкә өлеш кертүче авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
«Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр киптереп тора, кисүчеләр дә тиз эшли. Ардырмый да. Киресенчә, бердәм булганда һәм бергә җыелышып эшләгәндә эш җиңел бара. Токмачларны тартмаларга тутырып, Зәй волонтерларына тапшырабыз. Егетләребез исән-имин генә кайтсын», — ди токмач басарга килүче хатын-кызлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз