news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйнең беренче мәктәбе 180 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

Меңләгән укучыларга белем биргән Зәйнең 1нче мәктәбе 12 декабрьдә 180 еллык юбилеен бәйрәм итәргә чакыра. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Бу юбилей – данлы традицияләрне искә алыр, казанышларны бәяләр һәм киләчәк турында бергә уйланыр өчен матур бер сәбәп.

«Без сезне бергәләп бәйрәм атмосферасына чумарга, мәктәп тормышының мөһим мизгелләрен искә төшерергә һәм шатлыклы мизгелләр белән уртаклашырга көтәбез. Мәктәбебезне тәмамлаган укучыларны, педагогик хезмәт ветераннарын, теләгән һәр кешене 12 декабрьдә көндезге сәгать 12:00дә мәктәптә көтеп калабыз», диелә мәктәп җитәкчелеге хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot