Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында хәрбиләргә ярдәм итү акциясе узды
Волонтерлар көне уңаеннан «Алтынчәч» балалар бакчасының «Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркемендә тәрбияләнүчеләр игелекле гамәл кылган. Балалар махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә хатлар язган һәм «Зәй сезнең белән» гуманитар ярдәм җыю үзәгендә булган. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
«Алтынчәч» бакчасы хезмәткәрләре һәм балаларның әти-әниләре дә гуманитар ярдәм җыю акцияcенә актив кушылган.
«Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү һәм бердәмлегебезне күрсәтү. Хәрбиләргә җылы киемнәр, шәхси гигиена чаралары, шулай ук окоп шәмнәре ясау өчен банкалар җыйдык. Бу гамәлебез белән без балаларга үрнәк күрсәтәбез, аларда патриотизм, ярдәмчеллек, игелеклелек, юмартлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез. Акциядә актив катнашканнары өчен хезмәткәрләргә һәм әти-әниләргә зур рәхмәт», – диде бакча мөдире Ләйлә Мостафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз