news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең Аксар авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган концерт булды

Зәйнең Аксар авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган концерт булды
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Аксар мәдәният йортында хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды. Аны шушы авылда туып-үскән, авыл җанлы егет Рушат Зиннәтов оештырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Аксар авылы мәдәният йорты режиссеры Гүзәлия Миңнуллина яза.

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәр егетнең әти-әнисе концертка чакырылды. Рушат аларның һәркайсына игътибар биреп, чәчәк бәйләмнәре белән күчтәнәчләр тапшырды. Ә егетләргә Фирдүс Тямаевның «Егет без» җыры астында әзерләнгән видео-роликны бөтен халык басып, күз яшьләре белнә карады.

Менә шундый җанлы бер тында узды өч сәгатькә сузылган концерт. Егетләрнең әниләре рәхмәт йөзеннән концертны оештыручыларга чәй өстәле әзерләп, сөйләшүләр анда да дәвам итте. Ә концерттан җыелган матди ярдәм хәрби операциядәге егетләрнең әниләренә тапшырылды.

«Рушатның тагын бер зур теләге — авылга, мәдәният йортына үзе кебек яшьләрне күбрәк тарту. Рушатның теләгенә без — мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылабыз. Авылдан китеп, читтә яшәүчеләр, ялларда кайткач мәдәният йортларына килсәләр, тагын да күңелле булыр иде. Рушатка, иҗатташ дусларына зур рәхмәт әйтеп, яңадан-яңа иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100