news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең Аксар авылы кызы фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабында өченче урынны алды

Зәйнең Аксар авылы кызы фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабында өченче урынны алды
Фото: Хөснетдиновлар архивыннан һәм «Матч ТВ»дан

Бүген Магнитогорскта фигуралы шуу буенча яшүсмерләр арасында Гран-приның икенче этабы тәмамланды. Татарстан фигуралы шуучысы, Зәй районының Аксар авылы кызы Динә Хөснетдинова «бронза»га» лаек булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Ике программа нәтиҗәләре буенча ул 191.36 балл җыйды. Фигуристканың активында ирекле программада өчле аксель бар. Беренче урынны Лидия Плескачева (209.70), икенче урынны Валерия Лукашова (195.48) алды.

Динәгә 15 яшь. Ул кечкенә вакыттан ук Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә фигуралы шуу белән шөгыльләнеп, спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнеп киткән. Кызның әтисе Айдар, әнисе Резеда — Аксар авылыннан. Алар Динәгә 10 яшь тулганчы Зәйдә яшәгәннәр, аннан Казанга күченеп киткәннәр. Динә хәзер Казанның «Стрела» спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

«Кызыбызның ныклап фигуралы шуу белән кызыксынып китүендә, уңышларында Зәй «Яшьлек» спорт мәктәбендә аның белән шөгыльләнгән, бозга беренче адымнарын ясауда зур көч куйган тренер Юлия Коншинаның өлеше зур. Казанда ул Надежда Заякина кул астында шөгыльләнә», — ди Динәнең әнисе Резеда ханым.

Динәнең уңыш-казанышлары арасында Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү һәм «Азия балалары» кышкы халыкара спорт уеннарында икенче урын бар.

Юниорлар Гран-приеның чираттагы этабы 1-3 ноябрьдә Казанда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100