news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Татар-информ» – абруйлы һәм җаваплы басма

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Татар-информ» –  абруйлы һәм җаваплы басма
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының җаваплы мәгълүмат чарасы булуын әйтте.

Быел «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы 35 еллыгын билгеләп үтә. Мәгълүмат агентлыгы һәрвакыт сәнгать һәм мәдәният әһелләре белән тыгыз элемтәдә тора. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да еш «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына кергән «Интертат» электрон газетасы битләрендә күренә. Җырчы агентлыкны юбилее белән котлады.

«Чын күңелемнән котлыйм. «Татар-информ» дигәч, абруйлы һәм җаваплы басма күз алдына килә. Беренче көннәрдән үк кызыклы мәгълүмат чарасы булды ул», - диде җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Зәйнәб Фәрхетдинова сүзләренчә, ул бастырылган язмалар белән танышып бара. «Мәгълүмат интернет киңлекләрендә булгач, кереп уку да җайлы. Кайбер журналистларның язганнарын аеруча кызыксынып укыйм», - ди ул.

Аның фикеренчә, кызыклы тема табып, аны дөрес итеп ачу җиңелләрдән түгел. «Журналист эше, гомумән, җиңел түгел. Укучыны да җәлеп итә белү кирәк. Әңгәмәдәшең белән дә уртак тел табып, аңа урынлы сораулар бирергә кирәк. Бары тик уңышлар телим», – диде Татарстанның халык артисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100