«Без бик популяр булган вакыт шактый булды, гастрольләргә күп йөрдек. Ә кеше алай концертлар куярга чыкканда, төркемен ышандырып, аларга түләү ягын да уйларга тиеш бит. Бүгенге көндә без популяр, әмма барыбер «кассовость» дигән әйбер кими, чөнки халык шулай ук эзләнә, ниндидер яңалыкка тартыла.
Бүгенге көндә дә без тик тормыйбыз, эшлибез, әмма төркем туплап, гастрольләргә чыкканыбыз юк. Бәлки, халыкка кабат бер реклама кирәктер. Без иҗатта, без дә эзләнәбез, гел тере тавышка җырлыйбыз. Бүгенге көндә иң мөһиме ул – үзеңнең хезмәтеңә тугры булып калу һәм үз өстеңдә эшләү. Мин гомер буе иҗат юлында, киләчәктә дә иҗат итәчәкмен, шуңа без үзебез халыкка тугры булып калабыз.
Юкка гына «ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип әйтмиләр бит. Бу хатын-кызга да кагыла. Вакыт үтү белән кешедә яшерен талантлар ачылырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә берничә юл биргән булса, кеше барысын да алып барырга тиеш. Хәзер бик кызыклы замана, телевидение, радио, интернет челтәрләре аша үз тормышыңны бөтен яклап күрсәтеп була. Кеше төрле юнәлештә үзен эзләп, сынап карап, башкалар белән бүлешеп карарга тиеш, үз эчендә генә яткырырга кирәкми. Кыенсынып кына тәкъдим иткән әйбер кемнеңдер күңелендә барыбер урын ала», – ди ул.
Зәйнәп Фәрхетдинова белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләшкән.