news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнәб Фәрхетдинова: Сабантуйның төрле мәйданчыкларда оештырылуы күңелгә ятмый

Зәйнәб Фәрхетдинова: Сабантуйның төрле мәйданчыкларда оештырылуы күңелгә ятмый
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Киров өлкәсе Сабан туенда милли бәйрәм турында фикерен әйтте.

«Сабантуйның бер мәйданда оештырылуын яратам: сәхнә дә, милли уеннар да бер урында уза. Шулай булганда Сабан туе үзебезчә, татарча – авылларда оештырылган кебек тоела. Бик күп Сабантуйда булганым бар. Аның төрле мәйданчыкларда оештырылуы нигәдер күңелемә ятып бетми. Миңа калса, алар күмәк бер зур мәйданда булырга тиеш», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, тавыш дөрес көйләнеп бетмәгән очракта чыгыш ясавы авыр. «Тавыш кайвакыт ишетелеп бетми яисә киресенчә – каты яңгырый. Ул яктан, тавыш режиссерлары алдан ук бөтен нечкәлекләрне уйлап бетерергә, хәл итәргә тиеш. Тынычлык бистәсендә, мәсәлән, көрәш һәм башка милли уеннар, концерт чыгышлары бер мәйданда оештырыла. Бик кызык һәм күңелле», - диде җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100