news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнәб Фәрхетдинова «Әл-Фәхр» Мактау орденына лаек булды

Зәйнәб Фәрхетдинова «Әл-Фәхр» Мактау орденына лаек булды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин күрсәтмәсе белән аның урынбасары Рушан Әббәсов Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага «Әл-Фәхр» Мактау орденын тапшырды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнарының югары бүләге җырчыга «татар милли җыр сәнгатен саклау һәм үстерүгә зур шәхси өлеш керткән өчен» тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы 1 декабрьдә җырчының Дәүләт Кремль сараенда узган юбилей концертында булды.

Зәйнәб Фәрхетдинова – Россия һәм татар эстрадасы җырчысы. 2009 елдан – Татарстан Республикасының халык артисты. «Алтын Барс» («Татар җыры»), «Болгар радиосы», «Туган Тел милли премиясе» (Уфа), шулай ук «TMTV» телеканалы премиясе лауреаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100