news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйлеләр «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Зәйлеләр «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кешесе истәлегенә агачлар утыртыла. Акциягә Зәй районы быел да актив кушылды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Бүген район предприятиеләре һәм оешмалары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре «Педагоглар аллеясы»нда 150 каен, 50 миләш, 50 яфраклы агач һәм 30 чыршы агачы утырттылар. Аллея узган ел Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә барлыкка килде.

Акциядә шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашты.

«Бүген биредә иң матур һәм мөһим акцияләрнең берсе уза. Безнең уртак максатыбыз — Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның һәрберсе истәлегенә агач утырту. Без ата-бабаларыбызның истәлеген сакларга тиеш», — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Бу паркта 400 агач утыртылган инде.

«Без биредә агач утырту эшен узган җәйдә башладык, көз көне бу эш дәвам итте һәм бүген без тагын бергәләп бирегә агач утыртырга җыелдык. Агачлар җил-давылга бирешмичә үсәр дип өметләнеп калабыз. Паркта ял итүчеләр аларны сындырмасыннар иде. Агач утырту эшләре көз көне дәвам итәчәк», — ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге башлыгы Әдип Габдерәхимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100