news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйлеләр татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Россиякүләм турнирда призлы урыннар алды

Зәйлеләр татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Россиякүләм турнирда призлы урыннар алды
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

15 ноябрьдә Татарстан мөфтияте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең Россиякүләм турниры үтте. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Турнирда Татарстаннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чувашстаннан, Самарадан, Дагыстаннан, шулай ук Таҗикстаннан һәм Азәрбайҗаннан 103 спортчы катнашты. Татарстан Республикасы данын Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Нурлат, Зәй, Буа, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Балтач, Балык Бистәсе, Мөслим, Арча, Әгерҗе, Лаеш һәм Ютазы районнары мөселманнары яклады.

Ярыш барышында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Зәй спортчылары үз үлчәү авырлыкларында матур нәтиҗәләр күрсәтте. Җәмил Ибраһимов (тренеры Айрат Минһаҗев), Аяз Заһидуллин (тренеры Илсур Зыятдинов) беренче урынны алды. Азат Кашапов (тренеры Илсур Зыятдинов) – өченче урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot