news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйлеләр «Газель» машинасында хәрби якташларына өченче мәртәбә гуманитар ярдәм илтте

Зәйлеләр «Газель» машинасында хәрби якташларына өченче мәртәбә гуманитар ярдәм илтте
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйлеләр хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтү өчен уртак көч белән гыйнвар аенда «Газель» алды. 18 март иртәсендә Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән машина махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләре янына юл тотты. Бу хакта «Зәй яңалылкары» сайтында хәбәр ителә.

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме, зәйлеләр килде. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеменә, аларның җитәкчеләре Елена Хисаметдиновага хәрбиләргә ныклы тыл булулары, аларга һәрвакыт ярдәм итеп килүләре өчен рәхмәт белдерде.

Машинада махсус хәрби операциядәге егетләр өчен мөһим булган әйберләр – запас частьләр, бензин пычкылары, шуруповертлар, эретеп ябыштыру аппараты, генератор, «Урал» машинасына тәгәрмәчләр, маскировка челтәрләре, химера костюмнары, медикаментлар, тиз пешә торган ашлар һәм тагын башка бик күп әйберләр урын алган иде.

хәрбиләргә гуманитар ярдәм зәйлеләр көче белән җыелды. Гуманитар ярдәмне җыюда аеруча Шыкмай, Куш-Елга, Түбән Лоҗы, Карман, Түбән Биш, Бигеш авыллары халкы актив катнаша.

«Имәнлебашлылар авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы «Татарин» позывноен йөртүче егеткә тепловизор алып җибәрде. Бер хәрбинең апасы өчпочмаклар пешерде, аларны вакуумладык. Шулай ук юл уңаеннан госпитальләргә медикаментлар, киемнәр, урын-җир әйберләре, эчке киемнәр җыеп озаттык. Игелекле кешеләр ярдәме белән кирәкле булган барлык әйберләрне дә ала алдык. «Урал» машинасына тәгәрмәчләрне биргән егетебез исемен күрсәтмәскә кушты», - ди Елена Хисаметдинова.

Гуманитар ярдәмне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, шулай ук һәрвакыт хәрбиләребезгә ярдәм кулы сузучы Иван Лопотков озата барды.

-Якташ егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Луганск юнәлешендә булдык. Комсомольск, Ростов, Новочеркасск госпитальләренә дә зәйлеләрдән җыелган гуманитар ярдәмне калдырдык. Егетләр безнең белән һәрчак элемтәдә, алар безне көтеп тора. Гуманитар ярдәмне җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә, - ди Петр Сергеевич.

Гуманитар ярдәмнең берсе китүгә, икенчесен әзерләү башлана.

Фото: http://zainsk-inform.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100