Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдән яралы хәрбиләргә 30нчы ярдәм йөге җибәрелде
Бу көннәрдә Зәй шәһәреннән госпитальләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды. Аны Кама аръягы шәһәр, районнары халкы яралы хәрбиләрнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан җыйган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Гуманитар йөккә матраслар, медикаментлар, гигиена чаралары һәм төзелеш материаллары кергән.
Бу мөһим миссия Наталья Березина җитәкчелегендә оештырыла, ул озак вакыт «Закамье. Госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» хәйрия хәрәкәте белән җитәкчелек итә.
Бу юлы йөк машинасы яралы хәрбиләр һәм медицина хезмәткәрләре өчен иң кирәкле әйберләр белән тулган иде. Фураның яртысын диярлек махсус матраслар алып тора, алар чик буе госпитальләрендә аеруча кирәк. Шулай ук хәрби биләмәләргә чыгар алдыннан хәрбиләрнең шәхси аптечкаларын тулыландыру өчен медицина җыелмалары да шактый тупланган.
Гигиена чаралары, оекбашлар, эчке киемнәр, юыну өчен кирәк-яраклар да тутырылган. Яралыларга тернәкләнүдә ярдәм итәчәк инвалид коляскалары, култык таяклары һәм тотынып йөрү җайланмалары да бик кирәк, мондый әйберләр дә күпләп җыелган.
Медицина кирәк-яракларыннан тыш, йөккә фронт өчен мөһим материаллар – рабица, пленка, рубероид, су һәм ягулык өчен мичкәләр төялгән, соңгылары «Крекер» кондитер фабрикасыннан бирелгән. Шулай ук, маскировка челтәрләре дә күпләп әзерләнгән.
Гуманитар йөкне озату традицион төстә шәһәрнең «Җиңү бульвары»ндагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында булды. Район башлыгы Разиф Кәримов ярдәм оештыруда катнашучыларга шәхсән үзе рәхмәт белдерде.
«Госпитальләргә 30нчы гуманитар йөкне җибәрү – бу сан гына түгел, бу олы хезмәт. Бу чын күңелдән башкарыла торган халык ярдәме. Аны җыю, әзерләүгә өлеше кергән һәркемгә чиксез зур рәхмәт», – диде ул.
Бу армиягә ярдәм итүдә гражданнар катнашуының никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз