news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдән хәрбиләргә халык акчасына алынган машинада гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар

Зәйдән хәрбиләргә халык акчасына алынган машинада гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәйдән хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар. Бу — халык акчасына алынган «Газель» машинасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына илтелгән бишенче гуманитар ярдәм. Аны хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, Александр Колышев һәм Евгения Рудакова илтеп кайтты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре, тәгәрмәчләр, инструментлар, медикаментлар, гигиена чаралары, исемле посылкалар һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар.

«Газель» машинасы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр белән шыплап тулган иде. 170ләп маскировкалау челтәре генә озаттык», — ди Зәйдә маскировкалау челтәрләре үрү эшен оештыручы, «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

«Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлык юнәлешләрдә хезмәт итүче якташларыбыз янында булган. Эш тукталмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100