Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдән хәрбиләргә «УАЗ» машинасы һәм гуманитар ярдәм илттеләр
Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, Эркин Касыймов бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайттылар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлыгы биш меңгә якын километр юл үтеп, егетләр хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булган.
Әлеге «УАЗ» машинасы махсус хәрби операция башында ук Зәйдән хәрбиләргә җибәрелгән иде. Ул берничә ел егетләребезгә хезмәт итеп, шактый таушалган. Аны Зәйгә алып кайтып, ышанычлы итеп ремонтлап, Зәй хәрбиләренә яңадан илтеп бирделәр. Шулай ук хәрбиләргә радиомостлар, принтер өчен кирәкле әйберләр, домкрат, генераторлар һәм башка кирәк әйберләр алып барылды.
Татьяна Миронова җитәкчелегендәге волонтерлар тиз пешә торган ашлар, боткалар җибәрделәр. Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне эшмәкәрләр Владимир Долгов, Александр Чапков, Магомед Алиев, Николай Токранов, Наилә Әгъзамова, Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр күрсәткән.
«Якташ хәрби ир-егетләрнең ныклыгы, ил иминлеге өчен көрәшүдә көчле булулары тагын да игелекле эшләр башкарырга көч, дәрт бирә. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, Алла боерса, диләр. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга рәхмәтләр, сәламнәр әйттеләр», - ди гуманитар ярдәм илтә баручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз